Көтә белгәннәргә генә
Сөю була икән бүләк.
Өзелеп көтәм сине мин дә
Көтәм төштә , көтәм өндә
Миңа бит син бигрәк кирәк.
Бәхет алмалары берәр
Кызарыплар төшсен иде .
Алларыма минем дә бер
Өзелепләр төшсен иде.
Ымсыныплар өмет итәм
Ошанычын көтә йөрәк.
Сабырлыгым җитәр бәлки
Кил син миңа , кил син тизрәк.
Бәхет миңа бүген кирәк.
Бәхет алмалары берәр
Кызарыплар төшсен иде .
Алларыма минем дә бер
Өзелепләр төшсен иде.
Бәхет алмалары никтер
Өлешләргә төшә сирәк .
Мине берук чит итмә син
Мәхәббәтле булсын йөрәк.
Син бит миңа бүген кирәк.
Бәхет алмалары берәр
Кызарыплар төшсен иде .
Алларыма минем дә бер
Өзелепләр төшсен иде