Китәсең дә югаласың
Тормыш далаларында.
Меңәрләгән сынау бирә
Язмыш балаларына.
Яраларга дәва эзләп,
Чит бакчага күз төште.
Чәчәк диеп өзгән идем,
Шуның утына төштем.
Юлларымны яктыртмады,
Утлы чәчәк сүрелде.
Сынаулардан өшеп-туңып,
Моң-сагышка төрелде.
Утлы чәчәк - янар чәчәк
Күрше бакчада торсын.
Төсләре уңган булса да,
Узеңнең чәчкәң булсын.
Чәчәк бәйләменнән генә
Торса иде язмышлар.
Булды инңе югалткан чак,
Булды инде табышлар.
Япа-ялгыз калганда да
Өметеңне югалтма.
Чәчәкләр дә чага кайчак
Кычыткан да юата.