Чын күңелдән
Вәсим Әхмәтшин көе Нәкыя Йосыпова сүзләре
Киек казлар очкан чакта
Үзем генә санадым.
Юлларыбыз аерылганын
Гомер узгач аңладым.
Чәчләремне таң җилендә
Үрергә таратмадым.
Синең кебек чын күңелдән
Беркемне яратмадым.
Айлы кичтә сәфәр чыктым
Йолдызлар арасына.
Оныттыңмы, дип сорыйсың,
Каршыма басасың да.
Чәчләремне таң җилендә
Үрергә таратмадым.
Синең кебек чын күңелдән
Беркемне яратмадым.
Их дускаем, күз тимәсен
Күзеңнең карасына.
Ниләр дәва булыр икән
Йөрәгем ярасына?!
Чәчләремне таң җилендә
Үрергә таратмадым.
Синең кебек чын күңелдән
Беркемне яратмадым.
Су буена эзләп төштем
Икәү йөргән эзләрне.
Моңсыз башка моңнар төште,
Сагышына түзмәдем.
Чәчләремне таң җилендә
Үрергә таратмадым.
Синең кебек чын күңелдән
Беркемне яратмадым.